Өмә – чиста дөньяда яшәү теләгебезне күрсәтүнең менә дигән ысулы, барысы белән бергә язгы һавада рәсми булмаган шартларда аралашырга да, тирә-юньдә чисталык урнаштыру өчен дә өмәләр кирәк. 6 апрель көнне “Ак каен” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре өмәдә катнаштылар, беркетелгән урамны җыештылар.
Мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре сүзләренә караганда, аларның һәркайсына хезмәт нәтиҗәсен күрү күңелле булган.
Хөрмәтле буалылар, 1 апрельдән районда экология ике айлыгы башланганын исегезгә төшерәбез. Кушылыгыз!!!