Бу хакта Татарстан Росреестры эксперты Энҗе Мөхәммәтгалиева 8 апрельдә 13.30 сәгатьтә "Татарстан 24" телеканалының турыдан-туры эфирында "Торак-коммуналь советлар" программасында сөйлиячәк. Ир белән хатынның уртак милке мәсьәләләренә багышланган сорауларга җавап бирәчәк
Шулай ук туры эфир вакытында сез милекне уртак биләмәгә рәсмиләштерү үзенчәлекләре, нинди документлар мәҗбүри нотариаль таныкланырга тиешлеге турында белерсез.
Шул ук вакытта һәр тамашачы үзен борчыган сорауны бирергә мөмкин. Моның өчен программаның туры эфирының кайнар линиясе (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55 номерын җыярга кирәк.
Программаны 13:30 дан 14:00 гә кадәр карагыз. Кабатлап күрсәтү 15:30 һәм 19:30; шимбә - 18:30; якшәмбе көннәрендә - 13:30 сәгатьтә.
Шулай ук, узган теле- һәм радиоэфирларның язмалары белән Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru “Матбугат хезмәте” бүлегендә, “ВК” социаль төркемендә (vk.com/rosreestr16), шулай ук Татарстан Росреестрының youtube каналында танышырга була..
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте