Барысы да шимбә өмәсенә!

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

1 апрельдән санитар-экологик икеайлык һәм "ЭкоЯз-2021" акциясе старт алды. Экоакция нәтиҗәләре буенча иң яхшы балалар бакчасы, мәктәп, гаилә, предприятие, муниципаль берәмлек, шулай ук беренче тапкыр иң яхшы экоишегалды билгеләнәчәк. Санитар икеайлык 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә шәһәрне һәм районны чүп-чардан, узган елгы яфраклардан чистарту, шәһәр территорияләрен, юл буйларындагы участокларны тәртипкә китерү планлаштырыла. Ишегалларына, паркларга, скверларга, балалар, спорт мәйданчыкларына аерым игътибар биреләчәк. Мәдәният учреждениеләре, мәгариф оешмалары, традиция буенча, шимбә өмәсенә беренчеләрдән булып чыктылар. Шулай итеп, ял итү үзәге хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән К. Маркс урамын чистарттылар. Кыш буена җыелган чүп-чарны җыйдылар. Бу ял көннәрендә өмәгә районыбызның барлык халкы да кушылыр дип өметләнәбез. Моның өчен үзебездән башларга кирәк: үз йортың, ишегалды, шулай ук йорт янындагы территорияне чистарту. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр бергәләп ишегалды территорияләрен тәртипкә китерергә тиешләр. Һәркем чиста урамнар буйлап йөрергә тели, әмма бу чисталыкны бик азлар гына эш белән дәлилли . Чисталык һәрберебезгә бәйле икәнен истә тотыйк әле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International