Юбилей көнендә Мактау грамотасы

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Үзенең юбилее уңаеннан, отставкадагы милиция подполковнигы Вәлиев Мөнир Локман улы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының министр , полиция генерал-лейтенанты А.В. Хохоринның шәхси имзасы белщн имзаланган  Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген тапшырырга һәм ветеран-хезмәттәшебезне котларга Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге башлыгы Ринат Хәсәнов , полиция хезмәткәрләре Рузинә Шәкүрова, Рафаэль Сәлахов килделәр. Ринат Хәсәнов юбилярны ТР Эчке эшләр органнарында озак еллар намуслы хезмәте, яшь буынны тәрбияләүгә керткән шәхси өлеше өчен рәхмәт белдерде һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Кунаклар шулай ук хатыны Сәгыйдә Әнвәр кызына рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм чәчәкләр бүләк иттеләр. Мөнир һәм Сәгыйдә Валиевлар, 51 ел бергә гомер кичереп, ике бала үстергәннәр, оныклар тәрбиялиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International