Канатлы дуслар белән очрашуга әзер!

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Апрель аенда кошлар барлык каршылыкларны җиңеп, туган ояларына әйләнеп кайта. Шуңа күрә инде гасырдан артык вакыт  апрель башында Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Алтынчәч" балалар бакчасында бу көнгә багышланган бәйрәм үткәрелде. Һәр төркем балалары  кошлар көне темасы буенча кызыклы файдалы материал әзерләде. Алар канатлы дуслары  турында шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар, биеделәр. Чараны үткәрүгә ата-аналар да зур өлеш керттеләр.

Алдагы көннәрдә алар тырышлыгы белән сыерчык оялары ясалды. Һәр гаилә куелган бурычка креатив карады. Татарстан Республикасының "Буа урманчылыгы" ДКУ вәкиле Хәертдинов Илнур Илгиз улы, Буа участок урманчылыгының участок урманчысы Егоров Михаил Иванович, урманны саклау инженеры, шулай ук "Зөя буйлары" ДТКТ вәкиле Белов Николай Петрович белән берлектә "Хаҗилар" мәчете территориясендә сыерчык оялары урнаштырылды.

"Кошлар - безнең дуслар. Кошларны якларга һәм сакларга, әйләнә-тирә мохитнең матурлыгын саклау өчен яхшы эшләр башкарырга кирәк", - дип язалар балалар бакчасы вәкилләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International