Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында күп балалы гаиләгә торак сертификаты тапшыру тантанасы булды. Аны Буа районы Иске Тинчәле авылыннан Рәим һәм Лилия Сафиннар Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Шакирҗанов кулыннан алдылар:
- Сезнең гаиләгә иминлек, яңа торакка мөмкин кадәр тизрәк кереп, бөтен гаиләгез белән куанып яши алуыгызны телибез. Алга таба да уңышлар һәм сәламәтлек сезгә.
– Без торак шартларын яхшыртуга 2010 елда ук чиратка бастык. Безнең гаилә зур, балалар тиз үсә һәм бу ярдәм яңа торак алар өчен яхшы старт булачак, диде - Лилия Кауфак кызы.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында» 2007 елның 18 декабрендәге 732 номерлы карары нигезендә 2017 елда – дүрт, 2018 елда – бер, 2019 елда - 3 гаилә сертификат алды һәм торак шартларын яхшыртты. Быел чират Сафиннар гаиләсенә дә җитте. Тагын 7 гаилә торак шартларын яхшыртуга чиратта тора, аларда да 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә.