Буа районында чүп-чар төяү станциясе төзү планлаштырыла.

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында районда ТКК өлкәсендә региональ оператор эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Район башлыгы Ранис Камартдинов күп кенә буалыларны борчыган мәсьәләне күтәрде, шул исәптән шәһәрдә дә, авыл җирлекләрендә дә чүп чыгару графигын бозу турында сүз булды. Моның сәбәпләре: техника ватылу, кышкы чорда районның берничә авыл җирлегенә керү мөмкинлеге булмау. Авыл советлары белән берлектә вакытлы чаралар һәм карарлар кабул ителде. Шул исәптән, төп техника ватылу сәбәпле, график өзелүдән котылырга мөмкинлек бирәчәк резерв техникасы җәлеп ителгән. Шулай ук Буа районында чүп-чар төяү станциясен төзү мәсьәләсе дә көн тәртибендә булды. Чүп төяү станциясенә керер дип көтелә, аннан соң эшкәртү һәм муниципальара полигонга күмү өчен җибәреләчәк. Буа районындагы станция бетон өслекле 3,5 мең кв.м. мәйданлы коймалап алынган мәйданчык булачак, анда беренче чиратта калдыкларны тикшереп тору гамәлгә ашырылачак. Мәйданда эре габаритлы калдыкларны ваклау өчен шредер урнаштыру планлаштырыла. Ә алга таба чүп эшкәртүгә яки күмүгә юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International