Бүген Буада ТР һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында «Әбием сандыгы» республика татар ашлары бәйгесе узды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган конкурста катнашу өчен 13 конкурсант гариза биргән. Аларны район башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде һәм уңышлар теләде. Резеда Хөсәенова хөрмәтле жюри әгъзасы булды.
Шунысы куанычлы, бәйгедә Буа ветеринария техникумы студенты Илгизә Төхфәтуллина җиңү яулады