Без арттык!

2021 елның 16 апреле, җомга

Безнең тиеннәр гаиләсендә артулар бар! Бу хакта Мәдәни үсеш үзәге директоры Мөдәрис Гайфуллин хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы инициативасы буенча Яшьләр паркында вольер урнаштырылды. Биредә кешеләргә ияләшкән тиеннәр яши, алар иреккә чыгарылачак, паркта яшәргә калачак һәм буалыларны шатландырыр дип ышанабыз. Тиеннәрне ашату һәм ветеринария хезмәте күрсәтүгә бәйле сорауларны Мәдәни үсеш үзәге үз өстенә алды.

Күренгәнчә, җәнлекләр уңышлы гына үсеп киткәннәр һәм гаиләдә артулар да үзен озак көттермәгән.

"Хәзер паркта яшәүчеләр өчен кирәкле шартлар тудыру мөһим. Тиен балалары бик кечкенә һәм зәгыйфь. Кунакларны җәнлекләрне ашатмаска һәм куркытмаска чакырасы килә", - дип ассызыклады Мөдәрис Идрисович.

Тиен балалары нинди җенестә икәнлекләре әле ачык түгел, әмма Мәдәни үсеш үзәгендә сабыйларга исем сайлау бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International