"Миләшкәй" балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча театральләштерелгән тамаша узды

2021 елның 16 апреле, җомга

"Миләшкәй" балалар бакчасында "Кырмыска  һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре" юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча театральләштерелгән тамаша узды.

Матур декорацияләр, күңелле музыка һәм кызыклы сюжет балаларны битараф калдырмады. Кечкенә тамашачылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәгән кырмыска һәм Камка бабай, Светофор- Бал корты, чикерткә, күбәләкләр  маҗараларын зур игътибар белән күзәттеләр, алар белән бергә күңел ачтылар, уйнадылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен искә төшерделәр.

Спектакль барысына да ошады, тәрбияләнүчеләр артистларны көчле алкышлар һәм рәхмәт сүзләре белән бүләкләделәр. Шулай ук чарада муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы  белгече Санатуллина Эльвина Илдар кызы да булды, ул балаларга сораулар бирде, тиз һәм дөрес җаваплар өчен бүләкләр таратты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International