Буа районының "Авангард" агрофирмасында арпа чәчүгә керештеләр

2021 елның 16 апреле, җомга

  "Маяк" бүлекчәсендә 157 гектарда арпа чәчүгә керештеләр. Кайбыч авылы аксакалы, хезмәт ветераны Хаҗҗәт Гыйниятуллин догаларын укыганнан соң, механизатор Наил Гыймадиев беренче бөртекләрне буразналарга төшерде. Иртәгә "Яңа юл" бүлекчәсендә сабан бодае, "Үзәк"тә борчак чәчүгә керешәчәкләр. Агрофирма генераль директорының беренче урынбасары Расыйх Яфизов әйтүенчә, язгы чәчү 21 мең гектардан артык мәйданда башкарылачак. Бөртеклеләрне чәчүне ун көндә, шикәр чөгендерен чәчүне 8-9 көндә төгәлләргә планлаштыралар. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы  Рәнис Габитов әйтүенчә, иртәгә тагын берничә хуҗалыкта чәчүгә керешәчәкләр. Район буенча бу эшне 65 мең гектарда башкарасы бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International