Район башлыгы Ранис Камартдинов чәчү барышы белән танышты

2021 елның 30 апреле, җомга

Генераль директор Николай Курчаткин  белән бергә ул «Авангард» агрофирмасының басуларында булды. Николай Григорьевич сүзләренә караганда, начар тишелешле кырда өлешчә орлык чәчәләр. Гомумән алганда, басулар яхшы хәлдә.

Чәчү кампаниясенең иң кызган чагы. Бүгенге көндә барлык мәйданның 30% ында чәчү эшләре башкарылган. Эш графиклары һава торышы шартларына бәйле рәвештә төзелә. Дым һәм яңгырлар эшне акрынайта, әмма тулаем алганда, барысы да план буенча бара.

Буа районы хуҗалыклары һәм фермерлар ел саен техниканы яңарталар. Бу республика Президенты һәм аның программалары ярдәмендә мөмкин була.

Хәзер иң кызу һәм җаваплы вакыт, киләсе уңыш шуңа бәйле. Аграрийлар алдында, һәр аяз көнне файдаланып, эшне вакытында башкарып чыгу бурычы тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International