Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы! Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме - Хезмәт ияләре бердәмлеге көне белән котлыйм!
1 нче Май белән без, традиция буенча, иң яхшы үзгәрешләргә, тыныч, бәхетле һәм тотрыклы тормышка өмет баглыйбыз. Буалылар һәрвакыт уртак максатка ирешү өчен тырышлыкларын берләштереп, бердәм һәм фидакарь булып эшли белделәр. Бары тик шундый хезмәт кенә актив, иҗади, шатлыклы, тормышыбызны чын мәгънәсе белән тулыландырып, балаларыбыз өчен бәхетле киләчәкне һәм әти – әниләрнең тыныч картлыгын гарантияли.
Бу бәйрәм көндә әти-бабайларга бирелгән хезмәт традицияләрен арттырып, туган якны үстерүгә һәм төзекләндерүгә үзләреннән зур өлеш керткән, намуслы хезмәтләре өчен Буа муниципаль районының барлык кешеләренә рәхмәтемне җиткерәм.
Хөрмәтле якташлар! 1нче Май бәйрәм көнендә барыгызга да күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф, эшләрегездә уңышлар, нык сәламәтлек, игелек, һәр гаиләгә тынычлык һәм иминлек телим! Сезнең хезмәтегез һәрвакыт кирәкле булсын һәм лаеклы бәяләнсен, рухи яктан канәгатьлек һәм матди иминлек китерсен.
Р.Р. Камартдинов