Бүген, 4 майда Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов туган якны өйрәнү музеенда булды, анда ул «Буа муниципаль районы ветераннарының электрон китабы» программасы өстендә эшләү барышы белән танышты. Ранис Рафис улы программа эшен үзе бәяләде, шәхсән үзе Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасының фамилиясен - Камартдинов Рәшит Мингали улының исемен эзләде. Эзләү нәтиҗәсендә экранда бабасының фотосурәте һәм автобиографиясе белән бөтен мәгълүмат пәйда булды.
«Буа туган якны өйрәнү музее»нда Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның мәгълүматлар базасын булдыру буенча эш дәвам итә. Бүгенге көндә әлеге программага 2000 нән артык кеше (сугыштан кайткан) кертелгән. Алга таба сугыш кырларында хәбәрсез югалган якташларыбыз, шулай ук тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары турында мәгълүмат кертеләчәк.