Сөтнең табышлылыгын ничек арттырырга? Буа районында кооперативлар төзү һәм сөткә сатып алу бәяләрен арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Сөт - авыл халкының керем чыганагы. Сатып алу бәясе дә авыл халкының чыгымнарын һәм хезмәтен капларга тиеш!

Литры 18-19 сумлык сөт сатып алу бәясе артырга мөмкин. Күрше Апас районына сөт сатканда бу мөмкин булачак. Апасның сөт комбинатын Удмуртиядән "Ува-Молоко" компаниясе сатып алды. Бик күп капитал керткәннән соң, комбинат тәүлеккә 450 тонна сөт эшкәртергә әзер. Продукциянең сыйфатына һәм аның күләмнәренә басым ясала, бу чималны халыктан югарырак бәягә сатып алырга һәм әзер продукциянең һәркем файдалана алырлык булуын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Буа мәдәни үсеш үзәгендә бүген район халкыннан сөт җыючы эшмәкәрләр белән киңәшмә узды. Көн тәртибендәге мәсьәлә - күрше Апас районына сату юлы белән сөткә сатып алу бәяләрен арттыру. «Касымовский» товар маркалы продукция җитештерәчәк сөт комбинатының эше турында компания вәкиле Ильяс Әхмәтҗанов сөйләде.

- Бүгенге көндә без халыктан 22 сумга сөт сатып алырга әзер. Сыйфатлы сөт өчен түләргә, ташуны оештыруда ярдәм күрсәтергә дә әзер. Һәрбер сөт җыючы белән  әлеге мәсьәләне индивидуаль рәвештә эшләячәкбез”, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Ильяс Зуферович.

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, үз чиратында, күрше район партнерлары белән эшләү сәламәт көндәшлек тудырырга һәм сөт тапшыручыларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәген билгеләп үтте.

- Бүгенге көндә район халкы һәм фермерлары тәүлеккә 56 тонна сөт җитештерәләр. Сатып алу бәясе, кызганычка каршы, 19 сумнан артмый, бу билгеле  авыл кешеләренең барлык чыгымнарын каплый алмый. Ә кооперативлар төзү һәм яңа партнерлар белән эшләү, яңа мөмкинлекләр эзләү тиздән үз җимешләрен бирәчәк. Сәламәт көндәшлек безнең сөт тапшыручыларга ярдәм итәчәк һәм сөтнең сатып алу бәясен дә тиешле дәрәҗәдә тотып булачак, - дип билгеләп үтте Ранис Рафисович.

Киңәшмәдә шулай ук җирлек башлыклары, фермерлар һәм сөт җитештерүчеләр катнашты. Очрашу азагында алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International