«Мәгънәләр территориясе» Бөтенроссия яшьләр белем бирү форумына теркәлү башланды

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

27 июньнән 12 августка кадәр Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәрендә «Мәгънәләр территориясе»  2021 Бөтенроссия яшьләр белем бирү форумы узачак.

Форумның максаты-әйләнә-тирәдәгеләрне хәрәкәткә җәлеп итә торган, гаилә, җәмгыять һәм дәүләтнең тәрбия ролен ныгытуга юнәлдерелгән яшьләр профессиональ бергәлекләрен формалаштыру.

Быел 5 тематик смена узачак:

- «Буыннар авазы» (5-11 июль);

- «Россия —мөмкинлекләр иле» (13-19 июль);

- «Россиядә эш» (21-27 июль);

- «Сәясәт: яңа чакырулар» (29 июль - 4 август);

- «Ватанга хезмәт итү» (6-12 август).

 «Мәгънәләр территориясе» – үзен яхшы яктан күрсәткән мәйданчык.  2015 елдан форум даими рәвештә модернизацияләнә, ә аның сменаларының тематикасы заманның иң актуаль мәсьәләләреннән чыгып формалаша. 2021 елда без кабат офлайн очрашуыбызга шат. Һәр сменада 1000гә якын кеше катнашачак, алар арасында Бөтенроссия бер-береңә ярдәм акциясе волонтерлары да бар. Алар яңа белемнәр ала һәм акция барышында алынган уникаль тәҗрибәне башка өлкәләргә һәм тармакларга да колачлый алачак. 2021 елда форумга «Белем» җәмгыяте спикерларының лекцияләре кертелгән. Бу уникаль һәм файдалы интеграция. Без сезне  көтәбез, һәм быел тагын да күбрәк файдалы мәгънәләр булдырыр дип ышанабыз», – дип хәбәр итә Россия Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы җитәкчесе Ксения Разуваева.

Форумда катнашу өчен Россиянең 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь гражданнарын чакыралар. Шулай ук һәр сменада катнашучыларны студентлар ММЧ вәкилләрен һәм «#МыВместе» үзара ярдәм акциясе көтә. Форумда катнашу өчен «Россия яшьләре» АИС платформасында теркәлү узарга кирәк: https://grants.myrosmol.ru/events/698558a3-95da-4189-8687-c07ad4499cc0 .

Мәгълүмат өчен. «Мәгънәләр территориясе» форумы 2015 елдан бирле үткәрелә, 2018 елга кадәр ул Владимир өлкәсендә узды. 2019 елдан форум мәйданчыгы Мәскәү өлкәсендә «Сенеж» идарә остаханәсе булды. 2020 елда Тамбовта беренче тапкыр «Мәгънәләр территориясе»  региональ этабы уздырылды.

«Мәгънәләр территориясе» Бөтенроссия яшьләр белем бирү форумын оештыручылар булып Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» автоном комерцияле булмаган оешмасы, белем бирү партнеры – «Югары икътисад мәктәбе»  тора.

«Россия – мөмкинлекләр иле» автоном комерцияле булмаган оешмасы 26 проектны берләштерә торган шул исемдәге платформаны үстерә: «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсы, «Мин – профессионал» студентлар олимпиадасы, «Минем беренче бизнесым» Халыкара конкурсы, «Доброволец России» Бөтенроссия конкурсы, «Профстажировка 2.0» проекты, «Россия студентлар язы» фестивале, «Яшьләр инициативаларының грант конкурсы», «Цифровой прорыв» конкурсы һәм башкалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International