Милек салымнары түләүчеләр булып милеккә милек хокукы булган теләсә кайсы яшьтәге физик затлар таныла

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Балигъ булмаган балалар өчен салымнарны ата-аналар түли. 

Милек салымнары түләүчеләр булып милеккә милек хокукы булган теләсә кайсы яшьтәге физик затлар таныла.

Салым түләүчеләр салым түләү буенча бурычны мөстәкыйль үтәргә тиеш.

Ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр), салым салына торган мөлкәте булган балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак, салым түләү бурычын үтиләр.

Салым буенча бурычларны түләү өчен квитанцияләрне теләсә кайсы салым органында, яки КФҮнең теләсә кайсы бүлегендә алырга мөмкин.

Салым буенча бурычларны түләү өчен квитанцияләрне теләсә кайсы салым органында, яки КФҮнең теләсә кайсы бүлегендә алырга мөмкин.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе балаларның салым йөкләмәләре турында онлайн режимында мәгълүмат алу өчен баланы Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен шәхси кабинет » электрон сервисына тоташтырырга тәкъдим итә.

Балигъ булмаганнарның законлы вәкиленә (ата-анасына, уллыкка, опекунга, попечительгә) керү мөмкинлеген алу өчен теләсә кайсы салым органына яки КФҮнең теләсә кайсы бүлегенә аның вәкаләтләрен раслаучы документлар һәм баланың туу турында таныклык белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Квитанции для уплаты задолженности по налогам можно получить в любом налоговом органе, либо в любом отделении МФЦ.

Милек салымнарын түләргә мөмкин:

- «Физик затлар салымнары» мобиль кушымтасы аша

- физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында, Россия Федераль салым хезмәте сайтында nalog.gov.ru;

- Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затларның милек салымнарын һәм НДФЛны түләү » сервисы ярдәмендә;

- түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекләре аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International