ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина буалыларны урынга чыгып кабул итте.

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Кичә, 2021 елның 15 июнендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина Буа муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Кергән мөрәҗәгатьләрнең күбесе эчәргә яраклы суның сыйфатына һәм су белән тәэмин итү челтәрләрендә басымның түбән булуына кагылышлы иде.

Яшәүчеләр коммуналь хезмәтләргә, аерым алганда, ташландык суларны агызуга һәм каты коммуналь калдыкларга тарифлар бәясен нигезләү белән кызыксындылар, торак бинаны карап тотуга (ишегалдын карап тотуга, гомуми файдаланудагы урыннарны җыештыру) тарифларны формалаштыру тәртибен аңлатуны сорадылар.⠀
 Кайнар су белән тәэмин итүгә тарифларны билгеләү тәртибен һәм коммуналь хезмәтләргә тарифларны индексацияләү срокларын аңлату турында сорау керде.

Шулай ук гражданнар Буа водоканалы һәм Казан арасында су белән тәэмин итүгә тарифлар аермасының сәбәбе белән дә кызыксындылар.

Мәгълүмат өчен, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында «Еш бирелә торган сораулар» рубрикасы ачылды, анда Татарстан Республикасында тарифларны формалаштыру мәсьәләләре буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International