Шушы көннәрдә Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары М. Вахитов исемендәге гимназиянең мәктәп яны лагерендә ял итүче балалар өчен «билгеләнгән кагыйдәләрдән башка яшәргә мөмкинме?».
Чараның төп максаты-яшүсмерләрнең хокук аңын тәрбияләү, законнарда каралган гамәлләр өчен шәхси җаваплылыкны арттыру, әхлак һәм уңай кыйммәтләрне активлаштыру. Социаль педагоглар яшүсмерләргә законнарның мөһимлеге турында сөйләделәр, белешмәлекләр тапшырдылар, анкеталау үткәрделәр. Яшүсмерләр арасында үткәрелгән анкета сораштыруы «сәламәтлек», «дуслык», «мәхәббәт», «бәхетле гаилә тормышы» кебек кыйммәтләрне беренче урынга куйды.