Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, территориаль үсеш бүлеге вәкилләре, фермерлар Кукмара районының авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре белән очраштылар.
Баланслы азык куллану терлекчелекне үстерергә ярдәм итә,терлек азыгы әзерләү буенча авыл кешесенең хезмәтен җиңеләйтә. Кукмара районы хуҗалыклары бу юнәлештә бай тәҗрибәгә ия.
2018 елда Кукмара районында республикада монокорм җитештерү буенча беренче линия эшли башлады. 2018 елда «Восток» янында «Монокорм» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы оештырылды һәм 2019 елда республикада беренче һәм Россиядә монокорм җитештерү буенча икенче уникаль линия эшли башлады.
Көненә 400 тонна җитештерүчәнлектәге азык цехының йөрәге-Израильдә сатып алынган катнашма әзерләү өчен компьютерлаштырылган миксер. Соңрак Израиль миксеры белән янәшә шундый ук үзләре ясаган миксер барлыкка килде, әмма ике тапкыр арзанрак.
Хуҗалыкта эшләнгән эре мөгезле терлекләрне ашату рационнары, җитештерелә торган туклану савымны һәм артымны ике тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә.
Буа районы территориясендә алдынгы тәҗрибәне алга таба куллану максатларында, безнең делегация кооперативның эше, «Восток» хуҗалыгында монокорм җитештерү һәм куллану технологиясе белән танышты.