"ЭпиВакКорона" хәләл стандартына туры килә дип танылды

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Россия мөфтиләр советы каршындагы «Хәләл» стандартлаштыру һәм сертификатлаштыру халыкара үзәге өченче Россия вакцинасына «ЭпиВакКорона» «хәләл» сертификатын бирде, дип хәбәр итә үзәкнең матбугат хезмәте.

Вакцина составына керүче "бактерияләр микроорганизмнар категориясенә керә һәм тыелмый", дип билгеләп үтелә.

"ЭпиВакКорона" вакцинасы пептид вакцинасы булып тора, ул Роспотребнадзорның "Вектор" фәнни үзәгендә эшләнгән, Россия Федерациясендә 2020 елның 13 октябрендә теркәлгән һәм халыкны күпләп вакцинацияләү өчен кулланыла инде.

"Хәләл" маркировкасы продукция Ислам кануннары нигезендә җитештерелгән, мөселманнар ризыгы өчен тыелган компонентлар юк һәм чиста продукт булып тора, дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International