Табибларга рәхмәт: Буада медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

2021 елның 18 июне, җомга

Буаның мәдәни үсеш үзәгендә Медицина хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Тантанага районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләре чакырылган иде.

Ранис Камартдинов табибларга ныклыклары һәм көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

- Сез безнең район һәм республика халкының сәламәтлеге сагында торасыз. Бу минутларда да күп кешеләрнең гомерләре  сездән тора. Көндәлек хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, - дип билгеләп үтте Ранис Рафис улы.

- Һәркайсыбызга эш вакытында  югалтулар белән дә очрашырга туры килә. Әмма без нык булырга тиеш. Кызганычка каршы, яңа вирус безнең хезмәттәшләребезне дә  арабыздан алды, - дип ассызыклады үз чыгышында Буа район үзәк хастаханәсе баш табибы  Рөстәм Сәмәрханов һәм аларны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.

Буа район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре һәнәри бәйрәмнәре уңаеннан лаеклы бүләкләр белән бүләкләнделәр. Аларны мәдәният хезмәткәрләре матур җырлар белән  котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International