Бүген район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев катнашында Буа муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Комиссия утырышында коррупция факторларына кагылышлы агымдагы проблемалар турында фикер алыштылар. Көн тәртибендә торак-коммуналь хуҗалыкта, җирдән файдалануда, мәгариф һәм сәламәтлек саклауда, җир кишәрлекләре бирүдә, җир кишәрлекләрен арендага бирүдә һәм сату-алуда, 2021 елның 1 яртыеллыгында күчемсез милек объектларын сату буенча аукционнар үткәрүдә, район гомуми белем бирү учреждениеләрендә Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәргәндә коррупцион хокук бозуларны кисәтү буенча эш нәтиҗәләре, «көнкүреш» коррупциясен минимальләштерү , халыкны социаль яклау һәм социаль түләүләр рәсмиләштерү өлкәсендә гражданнар белән хезмәттәшлек итү өлкәсенә, шулай ук муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның, муниципаль хезмәткәрләрнең, аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү нәтиҗәләре турында мәсьәләләр каралды.
"Буа районында яшәүчеләргә тискәре йогынты ясый торган бернинди коррупцион проблемалар да булырга тиеш түгел. Мондый очракларны булдырмыйча, без үз районыбызны уңай якка үстерәбез", - дип тәмамлады утырышны Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары.