Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проекты буенча ачык тыңлаулар нәтиҗәләре хакында

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

2021 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре Башкарма комитеты Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрде. Анда шәһәр Советы депутатлары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар, «Бердәм Россия» сәяси партиясе вәкилләре, кызыксынган гражданнар катнашты.

           Ачык тыңлауларны үткәрү комиссиясе рәисе  С.А. Зайцева  алып барды, ул Буа муниципаль районы Буа шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән таныштырды. Ачык тыңлауларда катнашучылар Буа муниципаль районы Буа шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы карар проектын хупладылар, аны Буа шәһәр Советының даими комиссияләренә тапшырырга, Буа шәһәр советына чираттагы утырышта Буа муниципаль районы муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы карар проектын карарга һәм аны икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим иттеләр.

 

 

Ачык тыңлауларын үткәрү буенча рәис Зайцева С. А.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International