Икмәктә бәрәңге авыруын профилактикалау турында

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Елның җылы вакытында икмәкнең бәрәңге авыруы белән зарарлануы еш була Башка бактерияләрдән аермалы буларак, споралар формасындагы бәрәңге авыруын китереп чыгаручы бактерияләр югары температурага (120°С га кадәр) югары түземлек күрсәтә һәм икмәк пешергәндә һәлак булмый.

Бәрәңге таякчыгы гадәттә бодай оныннан, ягъни гадәти «ак» оннан пешерелгән икмәк-күмәч эшләнмәләрендә үсә. Кислотасы югары булган арыш продукциясендә бәрәңге таякчыгы үсми диярлек, шулай ук югары рецептурлы азык эшләнмәләрендә дә, әйтик, торт һәм пирожныйларда да.  Ул дымлылыгы түбән булган икмәк-күмәч эшләнмәләрендә: сушка яки сухарыйларда да  булмый.

Риск төркемендә–  җәйге кызуда сатып алынган ак икмәк.

Икмәкнең бәрәңге авыруының тиз үсүенә түбәндәгеләр ярдәм итә:

икмәкнең югары дымлылыгы;

саклауның югары температурасы ( 30-40оС);

Ипи белән нәрсә дә булса алай түгеллеген аңлау бик гади. Беренчедән, ул аерым бер искә ия. Вакытлар узу белән ис түзмәслек булачак. Икенчедән, икмәк сыгылмалыгын югалтачак, икмәк йомшагы кара төскә керә, үзләнә, лайлалы булачак. Авыруның барлык билгеләре икмәк пешергәннән соң ике тәүлек узгач кына ачыкланачак.  

Бәрәңге таякчыгы кеше өчен патоген түгел, димәк, зарарланган икмәкне куллану бозылу симптомнары күренгәнче куркыныч түгел һәм рөхсәт ителгән дип санала, тик моны эшләргә ярамый. Зарарланган икмәкне терлекләргә дә бирергә, эшкәртүгә дә кулланырга ярамый (мәсәлән, аннан сохари ясарга). Эш шунда ки, мондый икмәк аллергик реакцияләр һәм эчәк авырулары барлыкка килүгә китерергә мөмкин. Зарарланган продукциядән мөмкин кадәр тизрәк арынырга һәм аны чүп белән бергә фатирдан чыгарырга кирәк.

Икмәктә бәрәңге авыруын профилактикалау

1. Бәрәңге авыруының икмәк – күмәч эшләнмәләрендә артыу – җәйге чор.

2. Бәрәңге авыруы белән югары сортлы оннан икмәк-күмәч продукциясе аеруча авырый. Елның эссе чорында бәрәңге авыруы белән зарарлануга иң аз дучар булган шикәрле һәм баранка эшләнмәләрен туклану рационына кертегез.

3.  Бәрәңге таякчыгының кискен артуына төрле сортлы икмәкне бергә саклау сәбәп булып тора.

4.Икмәкне озак вакыт полиэтилен пакетларда сакламагыз.

5. Икмәк савытларын, икмәк кисү тактасын һәм пычакларын 3%  уксус эремәсе белән сөртегез

6.  Бәрәңге таякчыклы икмәкне икенчел кулланмагыз ( фаршка салмагыз , сухарыйга  киптермәгез)

7. Ак икмәк эшләнмәләрен үзегезгә җитәрлек, артып калмый торган итеп кенә сатып алыгыз.

8. Әлеге продукцияне саклау өчен шартлар тудырылган стационар сәүдә предприятиеләрендә сатып алыгыз (җилләтелә торган склад бүлмәләре, һаваны кондиционирлый торган сәүдә заллары, күмәч һәм батоннар сату өчен махсус җиһазландырылган киштәләр яки витриналар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International