#ЖильёМолодымРТ 28 июньдә туры эфир булачак

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Яшьләр көне чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының ютуб каналында 28 июньдә 17.45 сәгатьтә #ЖильёМолодымРТ тапшыруы турыдан-туры трансляцияләнәчәк.

Министрлык вәкилләре, экспертлар үз торакларын сатып алганда яшьләргә дәүләт ташламаларыннан ничек файдаланырга мөмкин булуы турында сөйлиячәкләр.

«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү», «Авыл территорияләрен үстерү» федераль программалары буенча торак бәясенең 30 процентыннан 80 процентына кадәр субсидияне ничек алырга?

Яшь белгечләргә фатир сатып алганда, яки үз йорты сатып алганда нинди ташламалар бар.

Яшьләр өчен.ташламалы ипотекага ярдәмендә дәүләт программаларын ничек алырга.

Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә һәм яшьләргә дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча нинди документлар җыярга һәм ничек дөрес һәм тиз арада субсидия алырга.

#ЖильёМолодымРТ туры эфир барышында катнашучылар барлык сораулар буенча экспертларның җавапларын, шулай ук торак сатып алганда субсидия һәм ташламалар алуда дәүләт ярдәменнән тиз һәм проблемасыз файдаланып калырга ярдәм итәчәк мәгълүматны ала алачаклар.

Яшьләрнең #ЖильёМолодымРТ  туры эфирында безнең шәһәрнең оффф-лайн мәйданчыгында катнашырга мөмкин дүшәмбе көнне, 28 июньдә 17.45 сәгатьтә Буа шәһәре, Жорес ур., 110а йорт адресы буенча яки үз гаджетыннан 28 июнь көнне 17.45 сәгатьтә яшьләр эшләре буенча Министрлыкның ютуб каналына кереп.

 (www.youtube.com/МинистерствоПоДеламМолодежиРТ).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International