Исәк авыл җирлегендә Авыл көне билгеләп үтелде. Авылның иң матур почмагында урнашкан иркен мәйданда иртәдән музыка яңгырады, учакта аш-су пеште, самавар кайнады.
Бәйрәм авылдашларны, кунакларны һәм дусларын җыйды.
Бәйрәм кунакларын район башлыгы Ранис Камартдинов, Буа якташлыгы Президенты, тумышы белән Исәк авылыннан булган Ирек Закиров һәм башка кунаклар сәламләде. Бу көнне авыл тормышына һәм үсешенә үз өлешләрен кертүчеләр, аның матур традицияләрен саклаучылар аеруча билгеләп үтелде.
Бәйрәмдә традицион уеннар һәм конкурслар, шулай ук ата-бабаларыбызның оригиналь, күптән онытылган уеннарын уйнарга мөмкин иде. Балалар һәм өлкәннәр бик теләп өстәл уеннарында катнаштылар.
Бәйрәмнең һәр кунагы тәмле чәй белән сыйланды, милли ризыкларны татып карады, тәне һәм күңеле белән ял итте. Ә иң мөһиме-туганнарын һәм якыннарын күрде, чөнки авыл көне - җылы очрашулар бәйрәме.