Буалылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар

2021 елның 22 июне, сишәмбе

1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Бу дата ил тарихына язылды һәм һәр гаилә язмышлары белән тыгыз бәйләнгән.

10 меңнән артык буалы Ватан сакчылары сафына керде, 3 меңнән артык якташыбыз туган якларына әйләнеп кайта алды.

Бүген без барыбыз да шул Бөек сугышның миллионлаган корбаннары турында искә алабыз: фронттан әйләнеп кайтмаган сугышчылар, концлагерь тоткыннары, үз тормышларын корбан иткән партизаннар, блокадалы елларда ачлыктан һәм бомбалардан үлгән ленинградлылар, яндырылган авылларда яшәүчеләр, җәзаланган хәрби әсирләр турында.

Буалылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салдылар, бер минутлык тынлык белән сугыш корбаннарын  искә алдылар.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә үткәрелгән митингта муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары, ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, учреждение һәм оешма вәкилләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International