«Ядкәр» республика архив хезмәтенең махсус проекты буалыларга үзләренең шәҗәрәләрен төзергә ярдәм итәчәк

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Мәгълүматлар базасына республика территориясендә яшәүче кешеләр турында мәгълүмат белән 111 миллионнан артык язма керәчәк.

Татарстан халыкларының тарихи истәлеген торгызу һәм генеалогик тикшеренүләргә ярдәм итү өчен республика архив хезмәте тарафыннан «Ядкәр» («Хәтер») генеалогик проекты эшли башлады.

Мәгълүматлар базасына Татарстан территориясендә яшәүче кешеләр турында мәгълүмат белән 111 миллионнан артык язма керәчәк. Белгечләр документлар индексацияләнәчәк ди, башка архивлардан документлар алу һәм җирле халык арасында анкета үткәрү планлаштырыла.

 «Ядкәр» мәгълүматларны эшкәртү процессын автоматлаштырырга һәм архив документлары нигезендә Шәҗәрә элемтәләрен системалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Портал ярдәмендә гаиләнең генеалогик агачын булдыру процессы берничә айдан бер көнгә кадәр кыскарачак, дип билгеләп үтә Казан муниципаль архивы белгечләре. 

Әйтергә кирәк,  «Ядкәр» генеалогик үзәге» тарихи-шәҗәрә тикшеренүләр автоном коммерцияле булмаган оешма Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2021 елның гыйнварында төзелгән иде. Шәҗәрә буенча консультацияне +7(843) 221-28-50 телефоны (генеалогик характердагы запросларны үтәү бүлегенең баш архивчысы Роза Васильевна Мөхәммәтҗанова) һәм электрон почта аша алырга мөмкин roza.muhametyanova@tatar.ru

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International