Бүген көн тәртибендә 2 комиссия: наркотикларга каршы комиссия һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссия утырышы.
«Мәк» Бөтенроссия оператив-профилактик операциясен үткәрүгә бәйле әзерлек эшләренең барышы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге башлыгы Ринат Хәсәнов җиткерде.
Аннан соң "Җәйге чорда балалар һәм яшүсмерләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен шартлар тудыру турында", "Җәйге чорда гаилә белән эш оештыру", "Буа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ДКУнең" 2020 елда балигъ булмаганнар һәм өлкәннәр арасында наркоманияне профилактикалау буенча эшчәнлеге турында, "Җәйге чорда балаларны һәм яшьләрне эшкә урнаштыру турында" чыгышлар тыңланды.
Соңгы мәсьәлә актуаль булып тора. Утырышта катнашучылар студентлар һәм мәктәп укучыларының җәйге вакытта эшләргә теләвен билгеләп үттеләр. Ранис Камартдинов әлеге мәсьәләне эшләп бетерергә, мәсәлән, яшьләрне, җиләк-җимеш җыюга җәлеп итү юнәлешен карарга кушты.