Буада – Яшьләр көне

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

27 июнь көнне Буа шәһәренең Үзәк стадионында җәй һәм яшьлек бәйрәме узды. Бәйрәм чарасында тематик мәйданчыклар эшләде. Буа яшьләре мастер-классларда катнашып, өстәл уеннары, баскетбол, зур туп белән футбол уйный, шулай ук робот техникасы һәм аквагримм мәйданчыгында була алды. Дистәләгән бала Кубик-рубик җыю буенча турнирда һәм традицион велоузышта катнашты.

Шәһәр һәм район яшьләрен башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Шакирҗанов сәламләде.

Бүген тантаналы шартларда 14 яше тулган балаларга паспортлар тапшырылды. Бәйрәм шәһәрнең актив яшьләренә бүләкләр тапшыру белән дәвам итте.

Яшьләр һәм район халкы өчен бәйрәм дискотекасы оештырылды. "i-былбылым" һәм "URAM"- татар реп - хитлары авторы MOONCHOS чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International