Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Безнең ишегалды уеннары» дигән чара уздырганнар . Чара Боерган авыл җирлегенең социаль участогында “Ишегалды уеннары " технологиясе кысаларында үткәрелде.
Очрашу башында белгечләр балаларны хәрәкәтчән уеннар белән таныштырдылар. «Лев» һәм «Ракета» командаларына бүленеп, балалар тизлектә, җитезлектә һәм зирәклектә ярыштылар. Мәйданда дәрт һәм күңеллелек хөкем сөрде, һәркем үз көчләрен сынап карады һәм дусларының ярдәмен тоя алды.