Буа районында депутатлар корпусының буалылар белән очрашуы узды.

2021 елның 29 июне, сишәмбе

   Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин үз эшчәнлекләре, төп эш юнәлешләре турында сөйләделәр.

Сәламләү сүзе белән Партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов чыгыш ясады.

«Ил буенча барлык дәрәҗәдәге депутатлар үз сайлаучылары белән очрашулар үткәрә. Бүген мондый очрашу безнең районда уза», - дип билгеләп үтте ул.

Илдар Гыйльметдинов, үз чиратында, федераль программаларны гамәлгә ашыру һәм Россия Федерациясе Президенты тарафыннан хупланган яңа закон проектлары турында сөйләде.

  Яшь гаиләләргә ярдәм итү, яшьләрне эш белән тәэмин итү программасын тормышка ашыру, волонтерлык хәрәкәтен дәвам итү, сәламәтлек саклау системасын технологик яңарту, аның кадрлар потенциалын ныгыту, медицина реабилитациясе системасын үстерү, шәһәрләрне экология һәм төзекләндерү, яңа җитештерүләр өчен мәйданчыклар булдыру һәм заманча коммуникацияләрне үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора.

     «Бүген һәр районда, һәр шәһәр һәм авыл җирлегендә актив кешеләр күп. Нәкъ менә муниципаль дәрәҗәдә проблемалар, аларны хәл итү юллары һәм үсеш перспективалары аеруча күренә. Һәркемнең мәнфәгатьләрен максималь рәвештә исәпкә алу, һәр районның «юл картасын» формалаштыру, аны барлык дәрәҗәдәге башкарма хакимият, депутатлар һәм битараф булмаган һәр гражданның уртак тырышлыгы белән тормышка ашыру – без үз алдыбызга куйган бурыч», - дип билгеләп үтте Илдар Ирек улы.    

Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин үз чыгышында бу елларда күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Халык белән даими диалог ситуациягә оператив йогынты ясарга, проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. «Депутат буларак,  минем бурычым, үз сайлаучыларымның мәнфәгатьләрен яклау, гозерләрен ишетүгә ирешү», - дип билгеләп үтте Ринат Гайзатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International