Күчемсез милекне рәсмиләштергәндә нотариуска кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәк?

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Законнарның тиз темплар белән үзгәрүе сер түгел. Әйтик, әгәр берничә ел элек күчемсез милекне читләштерү буенча килешүләр һәр яклар арасында гади формада төзелгән булса, хәзерге вакытта законнар нормалары сизелерлек үзгәрде һәм хәзер кайчагында килешүне нотариаль рәсмиләштермичә генә булмый.

- Күчемсез милекне рәсмиләштергәндә нотариуска нинди очракларда мөрәҗәгать итәргә кирәк?

- Нотариустан сату-алу килешүен расларга кирәкме?

- Росреестрга нотариуста расланмаган килешү тәкъдим ителгән очракта нәрсә булачак?

Бу һәм башка сорауларга җавапларны сез 29 июньдә 14 сәгатьтә Инстаграмда Татарстан Росреестры һәм ТР риелторлар Гильдиясенең уртак туры эфирында белерсез.

Үз сорауларыгызны сез хәзер үк Росреестрның Татарстан рәсми аккаунтының-rosreestr_tatarstana яки ТР риэлторлар Гильдиясенең инстаграм Instagram да җибәрә аласыз.

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International