«Контент-марафон» республика проектының заявка кампаниясе башланды

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

«Контент-марафон» республика проектының заявка кампаниясе башланды .http://atmrt.ru/-.

Татарстан территориясендә яшәсәң, тирә-юньдәгеләргә игелеклерәк, игътибарлырак һәм сизгеррәк булырга ярдәм итә торган шәп контентны яратсаң һәм булдыра белсәң - син дә анда катнаша аласың!

2021 елда проектның форматы яңартылган, чөнки Интернет челтәре көннән-көн үсә бара. 4 юнәлеш һәм 11 номинация формалаштырылды, һәркем күңеленә хуш килгәнен сайлап ала ала.

▪️  «Текст эшләре» юнәлеше

- «Автор шигырләре» — номинация әдәби әсәрне тиешле әдәби жанрда язуны күздә тота

- «Лонгрид» — текст эше кискен сәяси һәм социаль темаларга багышланган бөтен бер тарих буларак кабул ителергә тиеш, әмма, кагыйдә буларак, нәкъ менә алар аеруча зур иҗтимагый резонанс тудыра

▪️  «Видео-эшләр» юнәлеше

- «Art-ролик» — реаль вакытта төшерелгән видео-эш

- «Motion-ролик» — видео-графика, анимация, махсус эффектлар, динамика, фотография, типография, тавыш материаллары һәм башка эффектларны кулланып эшләү

- «Видео-интервью» — реаль вакытта төшерелгән видео-эш, ул телдән сораштыру ярдәмендә социаль-психологик мәгълүмат алу ысулы белән тәкъдим ителгән булырга тиеш

▪️  «График эшләр» юнәлеше

- «Фотосурәт» — сайлап алынган темалар яки «контент - календарь»  даталары чагылдырылган, катнашучы үзе  ясаган фотосурәтләр, фоторәсемнәр заявка кампаниясе вакытында ясалырга тиеш

- «Мем» — юмористик текстлы, нигездә гыйбрәтле һәм / яки уңай характердагы график эш яки тезислы фикерләр белән тулыландырылган фотография

- «Презентация- тәкъдир итү» — Microsoft Power Point, Canva программасында яки теләсә нинди башка программаларда катнашкан, күрсәтмә материал булдыру өчен билгеләнгән эш

▪️ «Фирма стиле» юнәлеше

- «Дизайн-макет» — әлеге номинация түбәндәге позицияләр өчен оригиналь график формалар, шрифтлар һәм төс (техник задание буенча) булдыруны күздә тота.:

-  «Стикерпак» — сайланган тема яки «контент-календарь»  датасы нигезендә сурәтләр пакетын (стикерлар)  булдыру

- «Мерч» — бу позициядә футболка, толстовка, панама, билгә тагылучы  сумка, сувенирлар һәм бренд символикасы төшерелгән башка функциональ яки оригиналь әйберләр тәкъдим ителгән

▪️ «Социаль челтәрләрдә битләрне рәсмиләштерү»

- ВКонтакте дагы бит — әлеге позиция ВКонтакте социаль челтәрендә төркем өчен бердәм фирма стиле булдыруны күздә тота. Эштә постларны рәсмиләштерү вариантларын, берләшмәнең тышламаларын, берләшмә менюларын һәм фото - һәм видео - бүлекләрне рәсмиләштерүне чагылдырырга кирәк

- Instagram дагы аккаунт — әлеге позиция Instagram социаль челтәрендә аккаунт өчен бердәм фирма стиле эшләүне күздә тота. Эштә күрсәтергә кирәк: " аккаунт тасмасын" (кимендә 9 пост) белән язылган текстлы постлар, "актуаль" вкладкаларны  һәм «тарих»ның  берничә вариантын

▪️ «Сайт булдыру һәм бизәү» — әлеге номинация катнашучы тарафыннан төзелгән веб-биттә график элементлар, шрифтлар һәм төсләр җыелмасы булдыруны, контент рәсмиләштерүне күздә тотыла

Заявканы ничек бирергә?

Проектта Татарстан Республикасында яшәүче 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге һәркем катнаша ала.

- әлеге сылтама буенча сайтта гариза тутырырга http://atmrt.ru/contentmarathon

- эш белән файлны теркәргә

Проект җиңүчеләре Skillbox Россия һөнәри онлайн-белем бирү базары лидерыннан  уку мөмкинлеге алачак.

2021 елның 12 сентябрендә заявка кампаниясе ябылуга кадәр катнашырга өлгер!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International