Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте зур автомагистральләр буенда урнашкан нокталардан карбыз һәм кавын сатып алырга киңәш итми, чөнки алар автомобильләрнең төтен газларындагы авыр металлларны үз эченә ала. Тик шулай да сатып алырга туры килсә, карбызны өйдә гади су белән генә түгел, ә сабын кулланып юыгыз.
Карбыз һәм кавынны суыткычта гына саклагыз. Әгәр сез сатып алган карбызның әче исе булуы ачыкланса, аны ашарга ЯРАМЫЙ –агуланырга була.
Карбыз сатып алу урынын сайлаганда, сәүдә оешмасына игътибар итәргә кирәк, карбызлар җирдә түгел, ә җиһазландырылган урыннарда торырга тиеш, сатучы да санитар киемнән булса яхшы. Сатучыдан товарның сыйфатын дәлилләүче, гарантияләүче сертификаты булуын –булмавын да сорагыз. Сатучының үзенең дә медицина китапчыгы булырга теш.
Киселгән яисә бәрелеп, йомшарган карбыз сатып алмагыз. Үз сәламәтлегезгә җаваплы карагыз.