Буа урта уку йортларында чыгарылыш кичәләре узды.

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Тантаналы чаралар кичә Буа ветеринария техникумында һәм Буа медицина училищесында узды.

Буа ветеринария техникумы студентларына дипломнар тапшыру тантанасы шәһәрнең Яшьләр паркында үтте. Элеккеге студентларны Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов котлады. Ул һәркемгә укуларын дәвам итәргә, ирешелгәннәрдә тукталып калмаска һәм Буа районы белгечләре сафын тулыландырырга дигән теләкләр  теләде, шулай ук ук укуларын тәмамлау белән котлады һәм дипломнар тапшырды. Агымдагы елда Буа ветеринария техникумы 164 дипломлы белгеч чыгарды.

Бу көнне яшь кадрлар белән медицина хезмәткәрләре сафы да тулыландырылды. Агымдагы елда Буа медицина училищесы дипломлы 69 белгеч әзерләп чыгарды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, “Буа муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе" МКУ башлыгы урынбасары һәм Буа муниципаль районының ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова катнашты.

Лилия Назыйм кызы җыелучыларны укуның уңышлы тәмамлануы белән котлады һәм бүгенге чыгарылышларның күбесе безнең районда калыр, дигән ышаныч белдерде: «Сезгә үз белгечлегегез белән эшләргә һәм сәламәтлек саклауга, шулай ук безнең район халкына медицина хезмәте күрсәтүне яхшыртуга саллы өлеш кертүегезне телим» диде ул чыгышында.

Һәм без 2021 нче елны тәмамлаучыларга аларның хезмәт эшчәнлекләрендә район һәм республика файдасына уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International