"Өлкән буын" Федераль проекты кысаларында "Демография" милли проекты һәм озак сроклы карау системасын тормышка ашыру кысаларында Буа районы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Р.Т. Низамова "Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе" программасы буенча өйдә дәресләр үткәрә. Шөгыльнең максаты-аз хәрәкәтләнүче кешеләр һәм инвалидларны карау буенча туганнарын укыту. Дәресләр реабилитацияләүнең техник чараларын кулланып үткәрелә.
Чираттагы индивидуаль дәрестә белгеч инсульт кичергән социаль хезмәтләр алучыны тернәкләндерүнең техник чаралары яңалыклары, аерым алганда, оекбашлар кию, төймәләү кебек хәрәкәтләрне җайлаштыру белән таныштырды.
Шулай итеп, тернәкләндерүнең техник чаралары өлкән яшьтәге гражданнарның көнкүреш мөмкинлекләрен шактый киңәйтә, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен яхшырта, мобильлекне арттыра, өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карауны җиңеләйтә.