Агымдагы елда район буенча көзге бодай 13 мең га мәйданда чәчелгән. Әмма ел катлаулы булып чыкты. Яңгырлар һәм дым запасы булмау уңышка йогынты ясады.
Беренче булып "Авангард" хуҗалыгында кырга чыктылар. Район башлыгы Ранис Камартдинов та урып-җыюның барышы белән танышты. "Авангард" агрофирмасы җитәкчесе Николай Курчаткин белән берлектә кырларны карап чыктылар.
"Бүген беренче комбайннар "Марафон" сортлы көзге бодай җыюга чыкты. Бүгенге көндә уңыш 27 ц/га тәшкил итә. Агымдагы сезон игенчеләр өчен катлаулы булды, күрсәткечләрнең былтыргыдан түбәнрәк булуы фаразлана”, - дип хәбәр итә Ранис Камартдинов инстаграмдагы битендә.
Хәзер төп бурыч - уңышны югалтуларсыз җыю, быел һәр центнер исәпкә алынырга тиеш. Моңа бары тик ышанычлы техника белән генә ирешеп булачак.
Алдагы көнне агрофирмада техника тикшерелде һәм ашлык җыю комбайннары паркының, авыл хуҗалыгы техникасының, транспорт чараларының кырлардан, ашлык складларыннан ашлык урдыруга һәм ташуга әзерлек дәрәҗәсе билгеләнде.