Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында шторм кисәтү

2021 елның 6 июле, сишәмбе

2021 елның 6 июленнән 12 июленә кадәр Татарстан Республикасында урыны белән ерак көнчыгыш районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы саклана (5 класс), республикада урыны белән янгын куркынычы югары (4 класс).

 

2021 елның 5 июль 18 сәгатьтән 6 июль 18 сәгатькә кадәр

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Күпчелек явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +10..+ 12, максималь һава температурасы көндез +24..+26˚.,


06.07.2021 елга -дистанцион мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мониторингы буенча Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның 2-5 класс янгын куркынычы фаразлана. Буа районында урманнарның Уртача (3 класс) янгын куркынычы саклана

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International