Agenda Media агентлыгы (Мәскәү) "Битараф булмаган кешеләр" проекты өстендә эшли - ул ирекле башлангычларда башкаларга ярдәм итүче россиялеләр турында сөйли.
Кино төшерү төркеме "Сапсан" клубы әгъзалары белән бер көн үткәрде һәм үзенең аудиториясенә "Безнең заман герое" Данил Смирнов турында сөйләячәк.
Данила - «Солнечные сапсанята» проекты инициаторы, ул ТР Яшьләр министрлыгы тарафыннан 2020 елда грант ярдәме алган, шулай ук «яшь герой» номинациясендә «Безнең заман геройлары» республика премиясе лауреаты ул, һәм бу аның казанышларының бер өлеше генә.
Фильмда Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов та катнашты, ул районның волонтерлык хәрәкәтләре һәм алар башкарган эшләре турында сөйләде.
"Безнең егетләрнең яхшы укулары һәм волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашулары бик шәп. Без аларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә һәм аларны алга таба үстерү өчен мөмкинлекләр тудырырга тырышырбыз. Без Данилның казанышлары белән горурланабыз һәм аны үрнәк итеп куябыз", - дип билгеләп үтте Ранис Рафис улы интервьюсында.
Проектның премьерасын һәм геройларыбыз турында сюжетны түземсезлек белән көтәбез.