Төрки халыкларның аутентик гореф-гадәтләрен саклап калу һәм татар милли тукуын торгызу максатыннан, Кырым Республикасында Татарстан Республикасы делегациясе өчен гамәли-семинар оештырылды. Семинарны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Сәнгать белгечләре ассоциациясе (ТатАИс). Татарстан Республикасы делегациясе составы-республиканың төрле уку йортлары вәкилләре, шулай ук текстиль буенча мастерлар (15 кеше). Безнең районнан делегация составында " Буа муниципаль районы мәдәният идарәсе" МКУ каршындагы 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Павел Ярхунов булды.
Эрләнгән җеп буяу технологиясе буенча мастер-классны Украина халык рәссамы Мамут Чурлу үткәрде. Рәссам эрләнгән җеп әзерләүнең бөтен циклын, җепне сүтүдән алып җептә буяуны ныгытуга кадәр күрсәтте. Мамут Чурлу - кырым татарларының традицион халык сәнгатенә багышланган мәкаләләр һәм тикшеренүләр авторы. Шулай ук рәссам орнамент, аның символикасы, системасы турында лекцияләр укыган һәм, гомумән, традицион келәм ясауда бай тәҗрибә белән уртаклашкан. Аннары ике көн дәвамында мастер Сабрие Эюпова горизонталь станокта туку буенча мастер-класс күрсәтте, анда семинарның һәр катнашучысы станокта кирәкле күнекмәләр алды.
Шул ук вакытта Мамут Чурлу туку буенча мастер-классны индиго буявы белщн буяу ысулын күрсәтте һәм өйрәтте.
Икенче көнне оста Ирина Тесленко вертикаль тукыма станогында мастер-класс күрсәтте, анда семинарда катнашкан һәр кеше берничә рәттә тукыма әйберләре чыгара алды.
Кырым татар декоратив сәнгате осталарына китәр алдыннан Казан бизәкле күне буенча мастер-класс күрсәтелде.
Делегациянең эш программасы 27июньнән 2 июльгә кадәр бик бай һәм файдалы булды. Сәнгать мәктәбе оештыручыларга тәкъдим ителгән мөмкинлек өчен рәхмәт белдерә.