Медицина учреждениесенә гражданнарны китерү-өлкәннәргә ярдәм итү чарасы

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Буа үзәк район хастаханәсенә 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарны ташу эшен дәвам итәләр. Гражданнарны медицина учреждениесенә китерү - «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү чарасы. «Өлкән буын» проектының төп максаты – өлкән кешеләрнең гомер озынлыгын арттыру һәм аларның сәламәтлеген саклау.

Өлкәннәрне ташу сәламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан формалаштырылган исемлекләр нигезендә һәм өлкән гражданнарны кабул итү графигы нигезендә яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында санитария-эпидемиология таләпләрен үтәп башкарыла.

Бу ел башыннан 65 яшьтән өлкәнрәк 428 кеше «Буа РҮХ» ДАССУсенә планлы диспансерлаштыруга районның авыл җирлекләреннән китерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International