Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләре үзәге белән берлектә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга волонтерлык ярдәме күрсәтү буенча эш алып бара. Волонтерлар тарафыннан уку елы дәвамында да, җәйге чорда да ярдәм күрсәтелә. Шушы көннәрдә балалар өйдә социаль хезмәт алучы ялгыз яшәүче, 1 нче төркем инвалид Л.Г.Васильевага адреслы ярдәм күрсәттеләр. Бу юлы йорт яны участогын ботаклардан чистарттылар, түтәлләрне утадылар, йорт янындагы территорияне тәртипкә китерделәр, шулай ук кура җиләге җыярга булыштылар.