Буада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Быел бәйрәмгә инде 50 ел тату гомер кичерүче Марс һәм Илүзә Фәтхуллиннар гаиләсе, Геннадий һәм Людмила Николаевлар чакырылган иде. Аларны Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде.

"Тугры һәм яраткан ир белән хатын булу-тиңсез бәхет кенә түгел, зур җаваплылык та, авыр хезмәт тә. Сез үз балаларыгызны лаеклы тәрбияләп кенә калмыйча, төрле тармакларда намус белән эшләдегез, районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керттегез.  Яшь буын өчен дә үрнәк булып торасыз. Кадерле якташлар, сезгә зирәклегегез, игелеклегегез, район һәм республика файдасына яшәргә, хезмәт итәргә һәм балаларны үстерергә омтылуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Без шундый нык һәм тату гаиләләрнең мөмкин кадәр күбрәк булуына омтылабыз. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ел башыннан бирле районда 90 яңа гаилә барлыкка килде, 105 бала туды. Иң яхшы гаилә традицияләренә тугры калган яшьләр саны елдан - ел артыр дип ышанам", - диде үзенең чыгышында Ранис Рафис улы.

Ел саен ныклы гаиләләр "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнә. Быел аңа Марс Расых улы һәм Илүзә Җиһангир кызы Фәткуллиннарның матур гаиләсе лаек булды.

Районыбызның барлык гаиләләрен бәйрәм белән котлыйбыз! Үткәрелгән еллар бергәләшеп дуслыкны ныгытсын, бәхет һәм гармония бүләк итсен!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International