Район башлыгы Ранис Камартдинов һәм Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин Буа муниципаль районының "Бор" һәм "Чайка" балалар сәламәтләндерү лагерьларында булдылар, анда балаларны кайнар тукландыруны оештыру һәм башка ял шартлары белән таныштылар.
Хәзерге вакытта әлеге лагерьларда 190 яшь буалы ял итә.
Эш визиты барышында Ринат Гайзатуллин балалар урнашкан корпусларны, хуҗалык бүлмәләрен һәм ашханәләрне карады, балаларның лагерьда хәвеф-хәтәрсез йөрүен тәэмин итүгә, санитар-эпидемиологик халәткә игътибар итте, туклану режимына һәм сыйфатына аерым игътибар бирде.
Делегация балалар белән бер өстәл артында ашамлыклардан авыз итте. Бүген төшке ашка аш, тавык ите һәм яшелчәләр белән карабодай булган.
"Барысы да бик тәмле һәм туклыклы. Безгә барысы да ошый. Бездә иң яхшы пешекчеләр һәм вожатыйлар"- диләр тәрбияләнүчеләр.
Ранис Камартдинов вакцинацияләнүчеләр саны белән кызыксынды. Укытучылар һәм вожатыйларның бер өлеше әле язын ук вакцинация үткәннәр, ә менә яшь вожатыйлар уйлана әле. Район башлыгы һәм Ринат Рәүф улы вакцинациянең халыкны коронавирсның авыр нәтиҗәләреннән яклауның бердәнбер ысулы булуын искәртте.
"Укучыларның ялын оештыруга да, уку процессына кебек үк, җитди мөнәсәбәт. Төп максаты - балаларның тулы канлы ялын оештыру" - диде ул үз сәфәре ахырында һәм Буа лагерьларында балаларның ялын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.
Кунаклар алып килгән күчтәнәчләр дә балаларга зур куаныч булды.