Ранис Камартдинов һәм Ринат Гайзатуллин Буа районында башланган урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар. Алар «Авангард» кырларының берсендә булдылар.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре комбайннары «Ригат» сортлы борчак суктыралар.Тәбәнәк булуына карамастан, ул югары уңыш белән аерылып тора.
Ранис Рафисович белән Ринат Рәүф улы кыр хезмәтчәннәре белән аралаштылар. Аларның эш шартлары белән кызыксындылар, теләкләрен, уй-фикерләрен тыңладылар.
«Эш бара, барысы да яхшы. Техника көйләнгән, уңайлы. Урамда эссе һәм тузан, ә безнең кабиналарда салкынча һәм чиста - кондиционерлар эшли» , - дип сөйли комбайнчылар. Заманча техника икмәк игүченең хезмәтен җиңеләйтә.
Кыр хезмәтчәннәренә урып-җыю кампаниясен уңышлы үткәрергә, аз югалтулар һәм билгеләнгән срокларда уңыш җыеп алырга кирәклеген искәрттеләр.