Мондый тәкъдим Дәүләт Думасы депутатыннан Бердәм Россиядән балалар белән гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуда яңгырады. Ул партиянең Дәүләт Думасына сайлауларга барачак программасына керәчәк.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, салымны гамәлдән чыгару буенча инициатива әһәмиятле, әмма шулай ук федераль дәрәҗәдә, барыннан да элек, күп балалы гаиләнең бердәм төшенчәсен билгеләргә һәм мондый гаиләләргә ярдәм итүнең бербөтен алымнарын формалаштырырга кирәк.