Буалылар Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркында Кыр көнендә катнашты

2021 елның 10 июле, шимбә

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Илдус Габдрахманов, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре вәкилләре катнашты. Чарага авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре белгечләре Ранис Габитов җитәкчелегендә Буа районы делегациясе дә барды.


Казан дәүләт аграр университетының «Агробиотехнопаркы» - Татарстан АПКсын инновацион үстерүнең интеллектуаль һәм технологик платформасы. Йөз гектарда чын лаборатория ачылды, анда авыл хуҗалыгы культураларының төрле үрнәкләре утыртылды. Быел «Язгы бодай уңышын формалаштыру белән идарә итү», «Сабан арпасы уңышын формалаштыру белән идарә итү» һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары буенча җитештерү тәҗрибәсе һәм технологияләр демонстрацияләре узды.

Чарада катнашучыларга туфрак сканеры мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр, пилотсыз тракторның эшен күрсәттеләр. Механизатор планшет компьютеры ярдәмендә машина белән идарә итте.

Район белгечләре тәҗрибә кырларын карадылар, яңа сортлар, азык-төлек, культураларын игү, шулай ук көзге чәчү һәм туфрак эшкәртү үзенчәлекләре белән таныштылар. Алар үзләре өчен бик күп яңалыклар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International