Буалылар «Җиңү адымнары» проектында җиңү яулады.

2021 елның 10 июле, шимбә

Буалылар «Җиңү адымнары» проектында җиңү яулады. Ангелина Стрелкова- "Отрядның иң яхшы командиры"

9 июльдә «Россия минем тарихым» тарихи паркында «Җиңү адымнары» проектында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

16 апрельдән 1 июньгә кадәр Татарстанның 800дән артык укучысы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган чаралар үткәрде.

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Күшке төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы "Җиңү адымнары-2021" Республика проекты кысаларында социаль әһәмияткә ия чараларда катнашканы өчен Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Отряд командиры, 8 сыйныф укучысы Ангелина Стрелкова "Отрядның иң яхшы командиры" номинациясендә җиңүче булды.

Котлыйбыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International